Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2023, 22:17

Уртак максат

Мөһим килешүгә кул куелды.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген төзелеш тармагы өчен мөһим килешү имзаланды. 

Башкортстанда “Төзелеш материаллары һәм технологияләре буенча яңа идеяләр” форумында Төзелеш материаллары җитештерүчеләрнең милли берләшмәсе һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты арасында Русиядә беренче база кафедрасын булдыру турында килешүгә кул куелды.

“Әлеге килешүгә кул кую – республиканың төзелеш комплексы өчен әһәмиятле вакыйга. УДНТУ Русиянең төзелеш тармагы өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортларының берсе булып тора. Берничә ел элек вузда предприятиеләрнең бер генә база кафедрасы да юк иде, бүген алар бер дистә”, – диде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

Аның әйтүенчә, яңа кафедра гади студенттан бетон җитештерүне яхшы белүче белгечне әзерләргә ярдәм итәчәк, ә компания әзер квалификацияле белгечле булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: