Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар 2023, 15:13

Беларуська барып кайттык

ufa2.ru
Фото:ufa2.ru

Кичә ЦУРда республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә уздырды. Анда 18-21 гыйнварда  Башкортстан делегациясенең Беларуська кылган эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясадылар.

–Бу визит барышында да без кызыклы проект планлаштырдык Безнең башкорт фаунасын Белоруссия зубрлары белән баетырга уйладык. Якын арада анда безнең галимнәр юлланачак, алар бу сирәкле хайваннарны үрчетү үзенчәлекләрен җентекле өйрәнәчәкләр. Моннан тыш,  төбәктә тиешле территория сайлаячакбыз, барлык юридик сорауларны хәл итәчәкбез. Бу эштә актив булу кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Хезмәттәшлек итүдә  бик яхшы партнёр сайлавыбызда чираттагы тапкыр инандык. Беларусь белән хезмәттәшлекне үстерүгә бик җитди игътибар бүлергә кирәк. Безнең тышкы икътисади эшчәнлектә бу өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Анда безнең белән эшләргә исәп тоткан бик эшлекле һәм ныклы җитәкчеләр.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: