Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2023, 17:55

Яңа бизнес-тәкъдим әзерләнде

Инвесторларның кайсысы аны гамәлгә ашырыр?

Яңа бизнес-тәкъдим әзерләнде
Яңа бизнес-тәкъдим әзерләнде

Республиканың Үсеш корпорациясе менеджерлары Башкортстанда бизнесны локальләштерергә теләгән инвесторлар өчен яңа бизнес-тәкъдим әзерләде.

Аның концепциясе кәгазь һәм кәгазь продуктлар җитештерү предприятиясен булдыруны үз эченә ала. Проект бюджеты 150,8 миллион сум тәшкил итәчәк, 20 яңа эш урыны булдырылачак.

- Предприятиене «Алга» махсус икътисади зонасында урнаштырырга тәкъдим итәбез. Монда инвестор салым ставкаларын киметү мөмкинлегеннән, тизләтелгән амортизациядән, җирне арендалау һәм сатып алуга ташламалардан, шулай ук ирекле таможня зонасы гамәлләреннән файдаланып, проектны тормышка ашыра алачак, – дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Бизнес-тәкъдимдә шулай ук проектның нәтиҗәлелеге турында җентекле мәгълүмат күрсәтүче финанс-икътисади күрсәткечләр бар. Алты ел тәшкил итәчәк исәп-хисап чорында чиста табыш күләме якынча 311 миллион сумга җитәргә мөмкин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: