Барлык яңалыклар
Икътисад
22 гыйнвар 2023, 22:24

Башкортстан-Белоруссия хезмәттәшлеге үсәчәк

Андрей Назаров Белоруссиягә булган эш сәфәренә нәтиҗәләр ясап,  шулай дип белдерде.

Башкортстан-Белоруссия хезмәттәшлеге үсәчәк
Башкортстан-Белоруссия хезмәттәшлеге үсәчәк

     Андрей Назаров Белоруссиягә эш сәфәренә нәтиҗәләр ясап,  шулай дип белдерде.

"Сәфәр бик бай булды. Яңа елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Беларусь шәһәрендә булып кайткан Русия төбәкләре җитәкчеләренең беренчесе булды.

   Әйткәндәй, узган ел Русиядән Беларуссиягә һәм Белоруссиядән Русиягә 100гә якын рәсми делегациянең килүе исәпләнгән. Бу ике яклы мөнәсәбәтләрнең яхшы күрсәткече.

   Безнең республика Башлыгы Белоруссия коллегалары: Премьер-министр Роман Головченко, Президент эшләре идарәчесе Юрий Назаров белән берничә очрашу үткәрде. Шулай ук безнең делегацияне Русия Федерациясенең Белоруссиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Борис Грызлов кабул итте.

   “Безнең Белоруссиядәге партнерларыбызга һәм коллегаларыбызга ачык күңел белән каршы алулары өчен зур рәхмәт. Бирегә тагын килербез, ә язын аларны үз республикабызда көтеп калабыз”,- диде Андрей Назаров.  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: