Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2023, 19:59

Уртак проектлар каралды

Уртак проектлар каралды
Уртак проектлар каралды

19 гыйнварда Минскида Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Беларусия Президенты эшләре идарәчесе Юрий Назаров эшлекле очрашу үткәрде. Көн тәртибендә - халыкара хезмәттәшлекне үстерү, икътисадның төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре. Яклар сәүдә әйләнеше күләмен арттыру мөмкинлекләре, бизнесның перспектив юнәлешләре, шулай ук кирәкле продукция җитештерүне җайга салу турында фикер алыштылар.

2022 елның декабрендә Уфада узган халыкара бизнес атналыгы нәтиҗәләре буенча, Башкортстан һәм Белорусия предприятиеләре 60 млн сумлык килешүләр төзегән. Алар, аерым алганда, Беларусиягә «Башкорт содасы компаниясе» продукциясен җибәрүне күз уңында тота.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: