Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2023, 20:18

Максат - сәүдә әйләнешен арттыру

Максат - сәүдә әйләнешен арттыру
Максат - сәүдә әйләнешен арттыру

Белстат мәгълүматлары буенча, Башкортстан һәм Беларусия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2022 елның 11 аенда 2021 ел белән чагыштырганда 10,7% ка арткан. Бу хакта Беларусия белән Башкортостан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең 18 гыйнварда Минск шәһәрендә узган Беларусиянең Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов һәм «Белнефтехим» концерны рәисе Андрей Рыбаков рәислегендә узган утырышында билгеле булды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Беларусия Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнешендә 6% өлеше белән 5 урында тора. Товар әйләнешенең гомум күләменнән 60%ы Башкортстаннан Беларусиягә продукция экспортлауга туры килә. Без Беларусия белән актив хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше юнәлешендә бик күп нәтиҗәләр бар. Мисал итеп, Башкортстанда 250 эш урынына исәпләнгән авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү заводын төзү буенча «Амкодор» оешмасы проектын китерәм. "МАЗ" оешмасы белән җитештерүне арттыру турында килештеләр. Тиздән бу юнәлештә эшли башлаячакбыз,- дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер – министрының беренче урынбасары-Башкортостан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: