Барлык яңалыклар
Икътисад
19 гыйнвар 2023, 13:30

Белоруссия белән элемтәләр ныгый

Белоруссия белән элемтәләр ныгый
Белоруссия белән элемтәләр ныгый

Белоруссиянең «Гомельский завод литья и нормалей» предприятиесе Башкортостан Республикасына «ЖВЗ» серияле 50ләп машина комплекты белән тәэмин итәчәк. Шулардан киләчәктә төбәктә эшләп килүче уртак производстволар базасында вал ургычлары әзерләячәкләр.

18 гыйнварда Минскида Башкортстанның рәсми делегациясе Белоруссиягә баргач, тиешле килешүгә кул куелды. Документка БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм «Гомельский завод литья и нормалей» директоры Андрей Кузнецов кул куйды.

"Килешү шартлары буенча, "Гомельский завод литья и нормалей" башкорт аграрийларына китерелә торган машина комплектларына һәм ургычларның запас частьларына 10% ка кадәр ташлама бирәчәк", – диде Илшат Фазрахманов. - Бу «ЖВЗ» серияле Белоруссия ургычларын җыючы өч предприятиебезгә яхшы ярдәме булачак. Шулай булгач, Башкортстан аграрийлары өчен боларны сатып алу очсызга төшәчәк", - диде ул. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: