“Минем экспорт “ платформасында 2023 елның 19 гыйнварында Русия экспортерларының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен транспортировкалауга киткән чыгымнарын өлешләтә каплау өчен гаризалар кабул ителә башлый. 2022 елның 3 һәм 4, 2023 елның 1 һәм 2 нче кварталларында агросәнәгать товарларын транспортировкалаучылар чыгымнарының 25 процентын кире кайтара ала. Бу ярдәм чарасын РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән “Русия экспорт үзәге” оешмасы оештыра.
Субсидиягә гаризалар 19 гыйнварда 9 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) башлана һәм 2023 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: pravitelstvorb.ru