БР Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә вице-премьер, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов шушы хакта сөйләп үтте.
Башкортстан Русиядә бал җитештерү буенча лидер булып тора. Былтыр республикада 6,7 мең тонна бал җитештерелгән, Русия базарында ул 10 процентны алып тора. Республикада 12 мең кеше умартачылык белән шөгыльләнә, алар 300 мең бал кортлары гаиләсен карый. (2021 ел белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк). Умарталарның 90 проценты шәхси хуҗалыкларда тотыла.
Һәм шунсы: 2023 елда республика бюджетыннан 20 миллион сум акча кыргый умартачылыкны үстерү өчен бүленгән.
Чыганак: pravitelstvorb.ru