Барлык яңалыклар
Икътисад
17 гыйнвар 2023, 20:54

Уңышлы эш урыннары бармы?

Йөзләгән вакансия...

Уңышлы эш урыннары бармы?
Уңышлы эш урыннары бармы?

Йөзләгән вакансия...

 

19 гыйнварда республиканың шәһәр һәм районнардагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә Башкортстанның әйдәп баручы компанияләренә  сайлап алу әңгәмәләре узачак.

Үз предприятиеләре өчен һөнәри кадрлар сайлап алуны мәшгульлек хезмәте партнерлары булган төбәк эш бирүчеләре үткәрәчәк. Эш эзләүчеләр өчен 600дән артык вакансияне сәүдә, сәламәтлек саклау, агросәнәгать производствосы, транспорт, урман хуҗалыгы һәм машина төзелеше өлкәсе предприятиеләре тәкъдим итәчәк.

 

– Ачык сайлап алу – хезмәткәрләрне вакантлы урыннарга сайлауның яңа форматы, - ди гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Мондый чара барышында эш бирүче үз компаниясен тәкъдим итә, эш эзләүчеләрнең сорауларына җавап бирә, шуннан соң кызыксынган кандидатлар белән шәхси әңгәмә үткәрә.

 

 Ачык сайлап алуның өстенлеге шунда: компанияләр вәкилләре - кандидатларның тиешле белемнәрен, күнекмәләрен һәм шәхси компетенцияләрен, ә эш эзләүчеләр, үз чиратында, эш шартларын бәяли ала. Бу - эш эзләүчеләр өчен тормышларын яхшы якка үзгәртүгә яхшы мөмкинлек.

 

Уңышлы эш урыннары бармы?
Уңышлы эш урыннары бармы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: