БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, акча республика программасы кысаларында бүленәчәк. Бүленгән акчага токымлы бал кортлары, техника һәм башка кирәк-яраклар сатып алыначак.
Бүгенге көндә республикада 12,3 мең умартачы санала. Алар 300 мең умарта тота. 2021 һәм 2022 елларда тармакка ярдәм итү өчен 43,5 млн. сум бүленгән.
Былтыр республика умартачылары 6,7 мең тонна бал җыйган. 2030 елга төбәктә бал җитештерүне елына 8 мең тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.
25 февральдә Уфада умартачылар форумы үтәчәк. Анда тармакның үсеш перспективалары һәм ярдәм чаралары тикшереләчәк.
Фото:bee-master.ru