Барлык яңалыклар
Икътисад
9 гыйнвар 2023, 14:54

Меңнән артык автобус сатып алынган

Меңнән артык автобус сатып алынган
Меңнән артык автобус сатып алынган

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, соңгы өч ел дәвамында республикада пассажирлар йөртүнең сыйфатын күтәрү буенча актив эш алып барыла.  

- Бу чорда республика бюджетыннан халвкны ташучы транспортны яңартуга 6 млрд сумнан артык акча бүленде. 2019 елдан башлап төрле класслы 1 меңнән артык автобус сатып алынган. Барлык машиналар да "Башавтотранс" оешмасы карамагына тапшырылды. Хәзер республиканың муниципальара маршрут челтәре даими пассажирлар йөртүнең 390 маршрутын үз эченә ала, аларның өчтән икесе «Башавтотранс» хезмәт күрсәтә. Республикада 3,5 меңнән артык авыл һәм шәһәрләргә автобус йөри, – диде Премьер-министр.

Шул ук вакытта ул транспорт хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга кирәклеген ассызыклады.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: