Барлык яңалыклар
Икътисад
9 гыйнвар 2023, 20:27

Авыл хуҗалыгы техникалары яңартылган

Җиңел булмаган елда да шул кадәр техника сатып алалгач, бу бик яхшы күренеш инде. 

Авыл хуҗалыгы техникалары яңартылган
Авыл хуҗалыгы техникалары яңартылган

Башкортстан аграрийлары 2022 елда 12,8 млрд.сумлык 3223 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. 

- Ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар 430 трактор, 161 ашлык уру һәм 38 үзйөрешле азык җыю комбайны, 57 үзйөрешле сиптергеч, 830 берәмлек җир эшкәртү корылмалары һәм башка техника сатып алдылар, - дип билгеләде БР Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Бу җиңел булмаган 2022 ел өчен яхшы саннар. Техника паркын яңарту дәвам итә, һәм без киләсе сезонга ышанычлы әзерләнә алабыз.

2022 елда төбәк аграрийлары рекордлы уңыш үстерделәр, шул исәптән авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә барлык агротехнологик срокларны үтәү аркасында да, ә бу заманча техникадан башка мөмкин түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 3,7 млрд. сумга 647 берәмлек техника башкорт аграрийлары ташламалы программалар белән сатып алган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: