

Бердәм үзәк булдырылды.
Башкортстан Республикасында халыкның финанс белемен, төбәк финанс базарын тикшерү һәм үстерү, булган әһәмиятле проектлар эшчәнлеген киңәйтү максатларында «Башкортстан Республикасының финанс тикшеренүләре үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы аша халыкның финанс белеме буенча бердәм компетенция үзәге булдырылды.
– 2017-23 елларда халыкның финанс белемен арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру – РФ дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Халыкның финанс белеме гражданнарның тормыш сыйфатына йогынты ясый һәм илнең икътисади үсеш факторы булып тора, – дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Финанс мәгърифәтчелеге мәсьәләләренең арта баруын исәпкә алып, үзәк өлкәннәрнең финанс белемен арттыру эшен җайга салырга тиеш. Шулай ук 2022 елда Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортстан Республикасы буенча Русия Банкы бүлеге һәм «Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» республика берлеге арасында халкының финанс грамоталылыгын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү төзелде.
Килешүне гамәлгә ашыру, шулай ук үзәкнең эше финанс белеме буенча республика өлкәннәрен колачлауны сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. 2021 елда хезмәт коллективлары өчен финанс белемен арттыру буенча ике дистә чара үткәрелеп, анда 1300 кеше катнашса, былтыр 10 484 кеше катнашлыгында алты дистә белем бирү чарасы үткәрелде.
Финанс белемне арттыру өчен Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы ышанычлы чыганаклардан файдаланырга киңәш итә:
https://моифинансы.рф / РФ Моифинансы;
[leech=https://fincult.info/]https://fincult.info/[/leech] финанс культурасы;
[leech=https://dni-fg.ru/]https://dni-fg.ru/[/leech] мәктәп укучылары өчен;
[leech=https://edu.bashkortostan.ru/finance/]https://edu.bashkortostan.ru/finance/[/leech] «Электрон мәгариф "порталы" Финанс грамоталылыгы" бүлеге;
[leech=https://pensionfg.ru/]https://pensionfg.ru/[/leech] пенсионерлар өчен;
[leech=https://cbr.ru]https://cbr.ru[/leech] / РФ Үзәк банкы
Фото: Shutterstock