Икътисад
29 Декабря 2022, 17:31

Электр станцияләре төзекләндерелә

Электр станцияләре төзекләндереләЭлектр станцияләре төзекләндерелә
Электр станцияләре төзекләндерелә

2022 елның 11 аенда республикада электр станцияләре 24 миллиард 421 миллион киловатт электр энергиясе эшләп чыгарган. 2022 елның 7 декабрендә Башкортстанда модернизациядән соң Карман электр станциясенең яңартылган 3нче энергоблогы эшләтеп җибәрелде. Бу Башкортстанда - беренче, ә Русиядә беренчеләрдән булып электр станцияләрен комплекслы модернизацияләү Президент программасына кергән объект булып тора.

Киләсе биш елда Башкортстанда Уфадагы 2 электр станциясе, Благовещенск  шәһәрендә - бер, шулай ук Стәрлетамакта 2 электр станциясен яңартылачак.

"Электр станцияләренең энергия җиһазларын модернизацияләячәкбез, яңа подстанцияләр һәм "туклану" үзәкләре төзиячәкбез. Электр челтәрләре сузуны дәвам итәбез", - дип яза Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә. Энергия системасын модернизацияләү Русиягә икътисади үсеш өчен кирәк. Шул ук вакытта ел ахырында кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары илдә электр энергиясенә бәяләрнең тарихи максимумы турында зур-зур мәкаләләр бастыра башлаган. Әлеге мәгълүмат белгечләр игътибарыннан читтә калмады.

Илнең энергетика министры Николай Шульгинов халык өчен электр энергиясенә тарифларның дәүләт тарафыннан җайга салынуын һәм күпләп сату базарындагы бәяләрнең үзгәрүенә бәйле булмавын хәбәр итте. Халык өчен тарифларны индекслау Русиянең социаль-икътисади үсеше фаразы буенча бара.  Шульгинов сүзләренчә, электр энергиясенә бәяләр озак кыйммәт килеш тормаган.Ә инде 25 декабрьдән бәяләр бу чор өчен гадәти күрсәткечләргә кайтты.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас