

24 декабрьдә "Торатау" конгресс-холлында Русия хөкүмәте рәисе урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров сәнәгать буенча координацион совет утырышын үткәрделәр. Киңәшмә эшендә Русия төбәкләре сәнәгать министрлыкларының 70 министры катнашты.
- Бүген без очраклы рәвештә генә Башкортстанга җыелмадык. Төбәк зур сәнәгать куәтенә ия. Без моның белән танышып, инандык. Шулай "Фармстандарт-Уфа ВИТА" предприятиесенең яңа цехын ачуда катнаштык. Төбәкнең экспортерларга ярдәм күрсәтүе бик әһәмиятле, - диде Денис Мантуров.
Русия вице-премьеры үзенең чыгышында "Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проекты кысаларында Хөкүмәт, төбәкләр һәм компанияләр чишкән өстенлекле бурычларны атады. Бу - сәнәгать продукциясе озатуның тышкы агымнарын һәм каналларын бүгенге шартларда перспективалы юнәлешләргә юнәлдерү һәм шулай ук яңа халыкара транспорт-логистика коридорлары аша тышкы сәүдә элемтәләрен арытаба киңәйтү.
Радий Хәбиров төбәк икътисадын үстерүдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына ярдәм күрсәтү мөһимлеген билгеләде. Ул Башкорстанның сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеле буенча ике ел рәттән Русия рейтингында югары урынны биләвен әйтте.
Утырышта катнашучылар экспорт үсеше, импорт продукция кертү процедураларын гадиләштерү, халыкара транспорт-логистика коридорлары формалаштыруның актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр.
Координацион совет утырышы ахырында Русия сәнәгать һәм сәүдә министры төбәк тармак министрларына ведомство бүләкләрен тапшырды. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Денис Мантуровны Дуслык ордены белән бүләкләде.
Башкортстан Башлыгы сайтыннан.