+21 °С
Болытлы


Уфага эш сәфәре белән Русия хөкүмәте рәисе урынбасары, илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров килде.
Башкортстанда ул Сәнәгать буенча координация советы утырышында катнашачак. “Торатау” мәйданында үтәчәк чарага Русия төбәкләреннән 70ләп сәнәгать министры җыелачак.
Денис Мантуров шулай ук республика предприятиеләрендә булачак һәм Уфаның төрле мәйданнарында яңа җитештерү куәтләрен ачуда катнашачак.