Икътисад
22 декабрь 2022, 17:33

Быел уңыш мул булды

Быел уңыш мул булдыБыел уңыш мул булды
Быел уңыш мул булды

Быел Русиядә уңыш мул булды, шул исәптән республика да яхшы уңыш җыелды. Моңа авыл хуҗалыгын модернизацияләү нәтиҗәсендә ирешелде, дип саный Радий Хәбиров. 2019 елдан 2021 елга кадәр республика аграрийлары бик күп техника һәм җайланмалар сатып алды.

"Аграрийларга быел яхшы климат шартлары да ярдәм итте. Һәм без мондый күләмдә авыл хуҗалыгы техникасын сатып алган юк иде, әлбәттә. Соңгы тапкыр Мортаза Гобәйдулла улы чорында, республикада МТСлар төзегән вакытта булгандыр. Яңа авыл хуҗалыгы техникасы чәчү эшләрен, урып-җыюны, башка агротехник эшләрне вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Бу - авыл хуҗалыгы техникаларын бүленгән субсидияләр ярдәмендә сатылып алынды. 5 миллион 200 мең тонна уңыш белән горурланырга мөмкин һәм кирәк. Әмма республика 4 миллион тонна уңышны теләсә нинди елда җыеп алырга тиеш. Исегезгә төшерәм, Башкортстанда иң зур уңыш 1986 елда - 5,6 миллион тонна җыелган иде. Без моңа якынлаштык, ләкин мин 6-7 миллион тонна да җыярга мөмкин дип саныйм", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров зур интервью вакытында.

Республика Башлыгы уңышны саклау һәм эшкәртү өчен комплекслар төзергә кирәк, дип ассызыклады. «Ашлыкны саклау һәм эшкәртү мөмкинлеге булган кешеләр күбрәк ота", - диде җитәкче.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас