

Башкортстан белән Төркия арасында Халыкара бизнес атналыгы кысаларында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту турында килешү «Россия-Төркия диалогы»Ассоциациясе белән үсешнең төбәк корпорациясе тарафыннан төзелде. Ике якның да Россия һәм Төркия бизнесы арасында мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә инвестицион агымнарны арттыру максатында хезмәттәшлек итәргә ниятли.
- Башкортстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлегебез тиз арада киңәя бара. Быел без Төркия компанияләре вәкилләре белән бик күп сөйләшүләр үткәрдек һәм аларның кайберләре белән безнең республикада инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында килешүләр төзедек, - дип ассызыклады Башкортостан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов. - Һичшиксез, төзелгән килешү инвестицион даирәләрдә инициативаларны алга этәрүгә һәм төбәкләргә үзара инвестицияләр үсешенә бер адым булачак.