

Башкортстан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының лидерлар төркемендә үз статусын раслый. Рейтинг нәтиҗәләрен Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бастырды. Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
- Республика предприятиеләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү төбәк Хөкүмәтенең мөһим бурычларының берсе, шуңа күрә булган барлык ярдәм коралларын без максималь рәвештә кулланабыз. Әлеге рейтингта төбәкләрнең илкүләм проектка ярдәм итү чараларын ничек киң кулланулары, күпме предприятие җитештерүчәнлекне 5% ка арттырулары, төбәк командаларының нәтиҗәлелеге һәм касса дисциплинасы бәяләнүе исәпкә алынды, - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.
Россия буенча лидерлар исемлегенә барлыгы 18 субъект кергән. Лидер төбәкләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге күбрәк предприятиеләрдә арткан, ә ярдәм чаралары активрак кулланыла.