

Башкортстан Хөкүмәте премьер министры Андрей Назаров Русия икьтисади зоналарының инвестиция милли рейтингының (ОЭЗ) VI презентациясендә катнашты. 2022 ел нәтиҗәләре буенча "Алга" бу рейтингта дүрт позициягә күтәрелеп 8 урынны алган. Шулай ук, "Алга" сәнәгать- җитештерү тибындагы ОЭЗ арасында иң тиз үсешүче статусына ия булган . Русия ОЭЗ, кластерлар, технопарклар ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко әйтүенчә, "Алга" ОЭЗЫн икьтисади могҗиза дип атарга була. Ул, шулай ук , Башкортстан Хөкүмәтен ОЭЗ эчендә инфраструктураны үстерү буенча зур эш алып баруларын билгеләп үтте. Башкортстанның Европа белән Азиядә урнашуы да логистикада әур роль уйный . Инвесторлар өчен бу бик уңайлы, ди ул. Әлеге вакытта 12 резидент аерым икьтисади зонасы резиденты булырга рөхсәт алган, инвестиция күләме 42 млрд сум тәшкил итәчәк, 2058 эш урыны булачак.2005 елдан алып 49 зона булдырылган, 1000 компания 800 млрд сум акча салган, 56 мең кешегә эш булган. 2022 елда гына төрле төбәкләрдә 7 яңа зона барлыкка килгән, 12 мең эш урыны булдырылган.
Чыганак: pravitelstvorb.ru