Икътисад
16 декабрь 2022, 14:17

Тырышларга - югары бүләкләр

Уфада үткән “Халыкара малтабарлык атнасы - 2022” форумында инвестмохитне яхшыртуга һәм Башкортстанның икътисади үсешенә өлеш салучылар бүләкләнде.

Тырышларга  - югары бүләкләрТырышларга  - югары бүләкләр
Тырышларга - югары бүләкләр

Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, малтабарлык белән власть диалогы өчен билгеләнгән бу мәйдан ике яклы сөйләшүне даими һәм конструктив нигездә оештырган эшлекле даирәләргә рәхмәт белдерү өчен бик кирәк.
Русия сәнәгатьчеләр һәм малтабарлар союзының “Эшлекле Русия” җәмәгать оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Айдар Зөбәеров, шушы ук союзның “Башкортстанның эш бирүчеләр союзы” рәисе Айдар Нәсибуллин, “ОПОРА РОССИИ” Бөтенрусия җәмәгатьчелек оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Ләйсән Николаева, Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Тимур Хәкимов, БР малтабарлык оешмалары ассоциациясы советы рәисе Алексей Щербацкий, Башкортстанны Үстерү корпорациясенең генераль директоры Наил Габбасов, Инвестиция проектларын үстерү фонды җитәкчесе Айнур Аккулов, Башкортстан Стратегик тикшеренүләр институтының өлкән гыйльми хезмәткәрләре Эльвира Мамлиева, Марина Сазыкина һәм Наталья Трофимова намуслы хезмәт һәм югары осталык өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Почет грамотасына лаек булдылар .

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас