

"Башкортстан продуктлары" проекты дипломантлары халыкара малтабарлык атналыгында сәүдә-сатып алып алу конференциясен үткәрде. Чарада 40-тан артык предприятие кибетләргә икмәк-калач һәм кондитер ризыклары, сөт продукцияләре, ит ярымфабрикатлары, колбаса, бал, умартачылык продукциясе, чәй, су һәм алкогольсез эчемлекләр озату теләген белдерде.
БР сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев белдерүенчә, эшлекле очрашу җитештерүчеләргә хезмәттәшлек шартлары турында сөйләшүләргә ирешергә, үз продукцияләре белән таныштырырга һәм үзара эшчәнлекнең мөһим мәсьләләрен аныкларга ярдәм иткән.
Чарада : "Лента", "Монетка", "Алексеевский" кибетләре челтәре, "Полушка, "Ярмарка", "Лукошко", "АиФ", "Матур" гастроном челтәре һ.б. федераль һәм төбәк челтәрләре сатып алучылары катнашты.
Билгеле булуынча, 14 - 16 декабрдә Уфада Халыкара малтабарлык атналыгы үтте.