Икътисад
16 декабрь 2022, 14:36

3,5 млрд сумга ферма төзелә

Ул тулы куәтенә эшли башлагач, эшкәртүгә көненә 115 тонна сөт озата алачак.

3,5 млрд сумга ферма төзелә3,5 млрд сумга ферма төзелә
3,5 млрд сумга ферма төзелә

Халыкара малтабарлык атнасында аграр тармакта инвестицион проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән берничә килешү һәм кредит килешүенә кул куелды. Калинин исемендәге сөт-товар комплексы директоры Николай Коваленко белдерүенчә, 3 млрд. сумнан артык кредит килешүе сөт терлекчелеге буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Республикада әлегә кадәр булмаган, технологик яктан кызыклы проект гамәлгә ашырыла: 3,5 мең фураж сыеры моноблокта урнашачак, корпусларның минималь саны, шулай ук таналар үстерү мәйданы булачак. Саву залы бар инде. ВТБ банкы белән берлектә ике ел төрле технологияләрне өйрәнгәннәр һәм нәтиҗәле вариантны тапканнар.
Николай Коваленко Стәрлетамак районында, Көньяк бистәсе янында төзелеп килүче сөт комплексын уникаль дип атады. Сөт-товар комплексы 80 процентка төзелеп беткән инде. Ул тулы куәтенә эшли башлагач, эшкәртүгә көненә 115 тонна озата алачак.

Фото: vo.rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас