Икътисад
15 Декабря 2022, 09:14

«Алга, Башкортстан!»

«Халыкара малтабарлык  атналыгы» XV юбилей форумы чикләрендә премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә «Алга, Башкортстан!» актив инвесторлар клубы утырышы үтте.

«Алга, Башкортстан!»«Алга, Башкортстан!»
«Алга, Башкортстан!»

Чарада ведомстволар җитәкчеләре, чит ил кунаклары һәм зур предприятиеләр вәкилләре катнашты.

         Андрей Назаров белдерүенчә, «Башнефть», «Газпром Нефтехим Салават», «Башкортстан бакыры», «СалаватПыяла», «Полиэф» эре сәнәгать предприятиеләре республика үсешенә зур өлешләрен сала.  Шулай ук иң эреләрдән саналган «А7-Агро», «Северная Нива Башкирия», «Таврос», «РаевСахар» шундый мактаулы предприятиеләр исәбендә. Республика хөкүмәте предприятиеләргә булышу җәһәтеннән кертелгән салым ташламаларын саклап калган һәм яңаларын эшләтеп җибәргән.

         Республикада «Алга» махсус икътисади зонасын үстерү буенча актив эшләр бара. Бүгенге көндә «Алга»ның 13 резиденты үз проектларын гамәлгә ашыра. Бу гомум алганда— 40 млрд сум.  Республика ТОСЭРларына 125 компания 50 млрд. сум салырга һәм 10 мең хезмәт урыны булдырырга җыена. Әлеге көнгә бу сумманың 7 млрд. сумы салынган, 5 меңләп эш урыны булдырылган.

         Шулай ук республикада 12 индустриаль парк, 18 технопарк эшли. Ә Туймазы шәһәрендә Русиядә беренче Җиһазлар җитештерү кластеры булдырылган. Республиканың авиация һәм сәнәгать кластерлары федераль реестрга кертелгән.

                   Заманча чакырулар, яңа мөмкинлекләр

         «Инвестицияләр: заманча чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр» доклады белән БР премьер-министр урынбасары — икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов чыгыш ясады. Аның сүзләренә ярашлы, соңгы өч елда республика инвестицияләр үсеше буенча тотрыклы югары темплар күрсәтә. Республика бу күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарны били. Бу вакыт эчендә инвестицияләр өчтән бер өлешкә арткан. Өч ел эчендә үсеш 150 млрд. сум тәшкил иткән.  Агымдагы елны, катлаулыкларга карамастан, уңай күрсәткечләр белән тәмамлау күзаллана һәм инвестицияләр планкасын 500 млрд. сумга җиткерү карала. Моңа инвесторлар өчен уңай шартлар тудыру исәбенә ирешелгән. 2018 елның октябреннән алып Инвесткомитетның 122 утырышы үткән. Аларда 492 инвестиция проекты каралган. Акчаларда исәпләгәндә, бу — 1 трлн. сум. Соңгы дистә ел эчендә «Өстенлекле инвестиция проектлары» булышлыгында республика икътисадына 400 млрд. сум салынган һәм 11меңнән артык эш урыны булдырылган.

         БР премьер-министры урынбасары — сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев инвестицияләр уңышлы салынган предприятиеләрне атады. Шуларның берсе «СалаватПыяла» заводы. Ул пыяла җитештерү буенча яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәргән.  Модернизация кичергән предприятие елына 600 тонна пыяла җитештерәчәк. Предприятиегә немец корылмасы урнаштырылган. Инвестиция күләме 3,9 млрд сум тәшкил иткән.

Инвестицияләр авыл хуҗалыгына да уңышлы салына. 2022 ел йомгаклары буенча, республика авыл хуҗалыгына салынган инвестицияләр күләме 15 млрд. сум тәшкил итәчәк һәм бу былтыргы күрсәткечтән 36 процентка күбрәк булачак. Шулай дип белдерде БР премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

         АПКга салыначак өстенлекле инвестицион проектлар исемлегендә 122 проект санала. 16 мең яңа эш урыны барлыкка китерү күзаллана. Бүген исә республикада 110 млрд. сумга 63 өстенлекле инвестицион проект актив тормышка ашырыла. Аларны гамәлгә ашыру 10 мең эш урыны булдыру мөмкинлеген бирәчәк.

         Илшат Фазрахманов республикада инвесторларга дәүләт ярдәме күрсәтелүен билгеләде. Алар: җирләрне сатуга куймыйча бүлү, милек салымы ташламалары, техника, корылмалар, токымлы маллар һ.б. сатып алуларга чыгымнарны каплауга субсидияләр.  Бу ярдәмнәрнең барысы бергә «Северная Нива Башкирия» (2800 баш), «Уңыш» сөтчелек фермасы (1900 баш сыер), «Җиңү» (1800 баш савым сыеры) компанияләренең сөтчелек фермаларын планлаштырылган вакытка төзү мөмкинлеген биргән.  Шулай ук «Таврос» дуңгызчылык комплексында елына 80 мең тонна дуңгыз ите җитештерү, «Уфимский СГЦ» проекты булган 10 мең токымлы гибрид дуңгызы үрчетү,  «Турбаслы бройлеры» кошчылык фабрикасын реконструкцияләү, «Башкортстан бройлеры» предприятиесендә елына 30 млн. йомырка җитештерү мөмкинлекләрен тормышка ашырырга булышкан.

Азык һәм эшкәртү сәнәгатендә инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча шактый эшләр башкарылган.  Республиканың ике шикәр заводы проектлары буенча 2,5 млрд. сумлык инвестицияләр үзләштерелгән. Авыл хуҗалыгына  инвестицияләр салу күләме арту продукциянең товарлылыгын күтәрергә ярдәм иткән. Министр яңа җитештерү объектлары төзү һәм искеләрен яңартуда булган темпларны киметмәү мөһимлеген дә ассызыклады. Яңа инвесторлар өчен бу юнәлештә мөмкинлекләр җитәрлек, диде.

Чара күңелле вакыйга белән йомгакланды. Андрей Назаров «Алга, Башкорстан!» инвесторлар клубы катнашучыларына бүләкләр тапшырды, актив инвестицион эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: resbash.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас