Икътисад
14 декабрь 2022, 09:10

Андрей Назаров яңа музей булдырырга тәкъдим итте

Хәзер аны ничек тизрәк һәм яхшырак эшләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Андрей Назаров яңа музей  булдырырга тәкъдим иттеАндрей Назаров яңа музей  булдырырга тәкъдим итте
Андрей Назаров яңа музей булдырырга тәкъдим итте

14—16 декабрьдә Уфада Халыкара малтабарлык атналыгы үтә. Ел саен үтүче әлеге икътисади вакыйга 3 меңнән артык кешене: власть, малтабарлык вәкилләрен, төрле өлкә экспертларын үзенә берләштерде. Юбилей форумы кырларында 50 дән артык  эшлекле чара үтәчәк һәм аларда 20дән артык илдән килгән халыкара һәм федераль дәрәҗәләрдәге 500дән артык спикер чыгыш ясаячак.

Зур форум Уфаның Конгресс-холл бинасында үтә. Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров «Гаилә эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү үзәге» мәйданында булганда:

—Малтабарлык эшчәнлеген популярлаштыру кирәк. Без альманах төзедек, инде музей да кирәк. Хәзер аны ничек тизрәк һәм яхшырак эшләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк,—дип белдерде.

         Премьер-министр үзенең гаилә тарихы белән дә бүлеште. «Минем әти-әни  Зилаер районында туган. Күптән түгел минем өчен шәҗәрә төзеделәр. Аны өйрәнгәннән соң, икетуган бабамның сугышта җитди яралануын: снаряд ярчыгының битенең бер өлешенә зыян китерүе турында  белдем. Ул сугыштан кайткач, Зилаер урман сәнәгате хуҗалыгын оештырган. Мин аны һәрчак дәүләт урман хуҗалыгы дип уйлыйм идем. Ул урман хуҗалыгы күп еллар эшләде: ике туган бабам аны җитәкләде һәм картәтием дә анда эшләде»,—диде Андрей Назаров.

Андрей Назаров яңа музей  булдырырга тәкъдим итте
Андрей Назаров яңа музей  булдырырга тәкъдим итте
Андрей Назаров яңа музей булдырырга тәкъдим итте
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас