

55 килешүнең 25-е инвестицион сыйфатта булачак. Әлеге килешүләр чикләрендә 1,5 мең яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Инвестицияләр фән һәм технологияләргә, мәктәпләр һәм агрокомплекслар төзүгә, полимер җитештерүгә, логистика үзәкләре булдыруга һәм юл буе сервисын яңартуга салыначак.
Дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия гыйльми-белем үзәгенең Вузара студентлар кампусын төзү проектын гамәлгә ашыру буенча «Система» АФКсы белән килешүгә кул кую вакыйгасы Форумның төп эш юнәлешләренең берсе булачак. Заманча вузлар кампусын төзү буенча эш Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы алып барылачак. Уфа исә дөнькүләм дәрәҗәдәге вузара кампусларның проекты тормышка ашырылган шәһәрләр исәбенә керде.
Проектка 26,9 млрд. сум күләмендә инвестицияләр салыначак. Объект үзе 25 млрд. сумга төшәчәк дип бәяләнә. Биредә федераль бюджеттан 11,7 млрд .сум бүленүе күзаллана. Бүгенге көнгә кампусның проекты әзер, салыначак урыны билгеләнгән, IQ-парк 35,8 мең квадрат метр мәйдан билиячәк. Кампус киләчәктә төбәкнең гыйльми һәм белем ресурсларының үзәк ноктасы, дөнья студентларын һәм яшь галимнәрен үзенә тартып-җәлеп итеп торучы урынга әвереләчәк.
Башкортстанда агропарк төзү буенча «ТАВРОС АГРОПАРК» предприятиесе белән килешүгә кул кую шулай ук форумның иң зур вакыйгаларының берсе. Төзү 25 млрд сумга төшәчәк агропаркта киләчәктә 85 яңа эш урыны булдырылачак. Проектның уңышлы тормышка ашырылуы төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль һәм төбәк киштәләренә чыгарга өстәмә шартлар тудырачак.
Республикада ике ел эчендә «Фармленд» логистика комплексын төзү — зур инвестпроектларның тагын да берсе. Биредә исә 100 яңа эш урыны булдырылачак. Компания Башкортстан Республикасы хөкүмәте белән әлеге хезмәттәшлек килешүенә форум кырларында кул куячак.