Барлык яңалыклар
Икътисад
8 декабрь 2022, 00:27

Истәлекле вакыйга

Истәлекле вакыйга
Истәлекле вакыйга

7 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм «Интер РАО» холдингы генераль директоры Борис Ковальчук онлайн-форматта "Интер РАО"га караганЗ Карман ГРЭСының 3 нче санлы модернизацияләнгән энергоблокын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

2020 елның ноябрендә якынча 2,4 млрд. сум салынган зур проект башланды. Аны ике этапта тормышка ашырдылар. Белгечләр пар турбинасының югары басымлы цилиндрын, пар агрегатының пар җылыткычын һәм яндыргыч экраннарын, арматура белән үткәргечләрне алмаштырдылар. Нәтиҗәдә җиһазның хезмәт итү вакыты һәм аның ышанычлылыгы артты, ә электр энергиясен эшләп чыгаруга ягулык чыгымнары кимеде.

Башкортстан башлыгы «Интер РАО» коллективын һәм республика халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. "Интер РАО" генераль директоры Борис Ковальчук Башкортстан җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук республика белән киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.

- Русия Президенты раслаган программа кысаларында без төбәктәге куәтләребезнең өчтән берен диярлек модернизацияләргә, аларны якындагы биш-алты ел эчендә яңартырга планлаштырабыз. Шул ук вакытта гомуми инвестицияләр 17 млрд сум тәшкил итәчәк, – дип ассызыклады Борис Ковальчук.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: