

Русия Хөкүмәте 2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен билгеләде. Аның максималь күләме элеккеге дәрәҗәдә калачак һәм 12 792 сум тәшкил итәчәк.
“Билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен, пенсия алды яшендәге гражданнардан тыш, „Русия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында“ статьяда күрсәтелгән эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум, максималь күләме 12 792 сум", - диелә документта.
Башкортстан өчен 2022 елда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме, төбәк компонентны исәпкә алып, 1 725 сум тәшкил итә. Максималь лимиты – 14 710 сум.