

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 14-16 декабрьдә Уфада узачак «Халыкара бизнес атналыгы» XV юбилей форумының программалы конференциясендә катнашты.
РИА Новости Халыкара мультимедиа комплексы мәйданчыгында узган чарада төбәк һәм федераль спикерлар, шулай ук башка дәүләтләрдән кунаклар җыелды. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан илдә беренчеләрдән булып, бер мәйданчыкта илнең һәм аның төбәкләренең икътисади үсеш якларын колачлаган иң киң даирә темалар турында фикер алышуда кызыксынган күп санлы катнашучыларны берләштерә алган. Аның сүзләренә караганда, 2007 елда республикада дөньяның 9 иленнән һәм илебезнең 20 төбәгеннән 1,5 мең катнашучы җыелган.
- Вакыт үтү белән Форум үзгәрде, көчәя барды. 2016 елда Форумны үткәрү инициативасын Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, эшкуарлык җәмәгатьчелекләре линиясе буенча багланышларны стимуллаштыру һәм төбәкара эшлекле хезмәттәшлекне җайга салу бик актуаль бурыч. Ул елны, эпидемиологик чикләүләргә карамастан, чараларда 2 меңгә якын кеше катнашкан. 100 млрд. сумлык рекордлы килешүләр төзелгән,-дип хәбәр итте Премьер-министр.