

2022 елның 11 аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәме белән Башкортстанда яшәүче 62 меңнән артык кеше эшкә урнашкан.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортостан Республикасының гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова 2022 елның 11 ае эчендә хезмәт базары торышының якынча нәтиҗәләрен хәбәр итте. Министрлык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республиканың мәшгульлек үзәкләренә яраклы эш эзләүдә ярдәм сорап 102,3 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәме белән шул ук чорда 62,2 мең кеше эш тапкан. 2022 елның 24 ноябренә эшкә урнашу дәрәҗәсе 60,8% тәшкил итте, ди ул.