Икътисад
6 декабрь 2022, 11:20

Кая китсәң дә - түлә!

Бурычлары арта. Кемнәрнеке?

Кая китсәң дә - түлә!Кая китсәң дә - түлә!
Кая китсәң дә - түлә!

Бурычлары арта. Кемнәрнеке?

 

Өлешчә мобилизация башлангач, күпләп чит илләргә чыгып киткән ир-егетләрне бурычлары “авызлыклап” тора. Илдән китеп кенә салымнан котылып булмый.  

  • Мобилизациягә чакырылудан качып киткән Русиялеләрдән салымнар

югары ставка буенча алыначак. Салым күләме 30 процентка кадәр артачак, –  дип белдерде Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров.

Депутат әйтүенчә, әгәр кеше Русичдән китеп, чит илдә озак торса, ул Русия салым түләүчесе (резиденты) түгел. Безнең илдә бу срок — ярты ел.

  • Әгәр бу кеше Русиядә акча эшли икән, Русиядә эшләүче һәр кеше

кебек үк салым түли дә инде. Әмма салым күләме артачак [13 проценттан 30 га кадәр], чөнки юридик яктан компания чит ил гражданын эшкә алган булып санала, — дип хәбәр итте Федоров.

Фото: ТАСС

Кая китсәң дә - түлә!
Кая китсәң дә - түлә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас