

Сүз ни хакында?
Бу хакта тулырак мәгълүматка ия булу өчен республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә теркәгән хәбәр белән танышырга кирәк.
“Бу мәктәп формасын Уфада, “Оптри” фабрикасында тегәләр. Бу киемне Башкортстан укучылары гына киеп йөрми, аны Чиләбе һәм Саратов өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм башка төбәкләрдә дә сата башладылар.
Шунысы сәер, безнең җитештерүчеләргә сату географиясен киңәйтергә санкцияләр ярдәм итте. Базардан чит ил брендлары китте, ә Уфа фабрикасы аларга лаеклы алмаш булды. Хәзер предприятие тәүлегенә 1000-3000 данә продукция чыгара — пандемиягә кадәр булганга караганда, чирек тапкыр артык.
“Оптри” фабрикасы продукциясен маркетплейсларда да сатып алып була. Мәктәп формасыннан кала, интернет аша хатын-кыз киеменә һәм бу монда җитештерлүче аксессуарларга заказ бирергә мөмкин.
Фабрика җитәкчесе — Зөлфирә Газизова, аның шәхси оешмасы — “Башкортстан продукты” проектының дипломанты. Зөлфирә Үзбәк кызы бу тармакта 2011 елдан шөгыльләнә башлый. Ул вакытта эшкуарның кечкенә бинасы һәм штатта нибары 2 тегүчесе була. Хәзер фабриканың гомум мәйданы — 1300 квадрат метр, анда 40 хезмәткәр эшли.
Предприятие безнең ярдәм чараларыннан актив файдалана. Җиңел сәнәгатьне үстерүнең республика программасы буенча 2020 елда чимал һәм җиһазлар алуга 3 миллион сум субсидия алды. 2021 елда фабрика шул ук программа буенча җиһазлар, тукымалар һәм материаллар чыгымының бер өлешен кире кайтара алды.
"Башкортстан продукты» проектында катнашу да күп нәрсә бирә. Мәсәлән, аның дипломантлары күчмә бизнес-миссияләрдә катнаша, мәгълүмати ярдәм ала. Һәм әлбәттә, бу безнең, республика сыйфат билгесе – продукциягә ышанып була дигән күрсәткеч. Проект сайты: [leech=https://productrb.ru/”,]https://productrb.ru/”[/leech], — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге шәхси битендә.
Фото: Башинформ.