

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен тарифлар 1
декабрьдән тагын күтәрелде. РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 14
ноябрендә дөнья күргән 2053 санлы карары нигезендә
коммуналь хезмәтләргә түләү уртача 9 процентка арта.
БРның тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлатуынча,
билгеләнгән индекс һәр күрсәтелгән хезмәткә карап үсәчәк. Бу –
гражданинның ай саен алган коммуналь хезмәтләре тупланмасы
өчен максималь арту .
Гамәлдә хаклар арту түбәндәгечә булачак: электр энергиясен
куллану башкортстанлылар өчен уртача 9 процентка, газ өчен 8,5
процентка артачак. Су белән тәэмин итү, су түгү, җылыту, чүп
чыгару хезмәтләре өчен дә түләү күтәрелә. Ләкин, гомум алганда,
бар күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү 9 проценттан артмаячак.
БРның тарифлар буенча дәүләт комитеты белдерүенчә, РФ
хөкүмәтенең тарифларны индексацияләү вакытын 2023 елның 1
июленнән 2022 елның 1 декабренә күчерүе – илдә торак-
коммуналь хезмәтләр инфраструктурасының өзлексез эшләвен
тәэмин итү һәм бу тармакны үстерү, халыкка сыйфатлы коммуналь
хезмәтләр күрсәтү максатында эшләнә.
Мондый карарга ярашлы, тарифлар киләсе ел ярым дәвамында
– 2024 елның 1 июленә кадәр – индексацияләнмәячәк.
Фото: mk.ru