Икътисад
2 декабрь 2022, 13:56

Лизинг сорау белән файдалана

Төбәк лизинг компаниясе 5 ел эчендә 3,3 млрд. сумга 213 проектны финанслаган.

Лизинг сорау белән файдаланаЛизинг сорау белән файдалана
Лизинг сорау белән файдалана

"Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе" "Тотрыклы үсеш" лизинг продукты чикләрендә "Спецагрегат заводы"на ЧПУ белән токарь станокларын лизингка сатып алырга ярдәм иткән. 2022 елга әлеге заводка вертикаль фрезер эшкәртү үзәге сатып алуга ярдәм күрсәтелгән. Финанслауның гомум күләме 13 миллион сум.
БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә, лизинг ярдәме төбәк эшкуарлары тарафыннан сорау белән файдалана. Төбәк лизинг компаниясе 5 ел эчендә 3,3 млрд. сумга 213 проектны финанслаган. Лизинг килешүләре буенча түбән процент ставкалары эшкуарларга предприятиене яңартырга, яңа корылмалар сатып алырга, димәк, үсеш алырга мөмкинлек биргән.
"Спецагрегатзаводы" бораулау, нефть һәм газ тармагы предприятиеләре өчен кирәкле корылмалар һәм запас частьләр җитештерүгә махсуслашкан.
"Тотрыклы үсеш" лизинг продукты кече һәм урта эшкуарлыкка булышуга юнәлтелгән. Русиядә җитештерелгән корылмаларны - 6%, импорт корылмаларны 8 % еллык ставка белән 84 айга кадәр лизингка сатып алырга мөмкин. БРның РЛК һәм аның продуктлары белән аның сайтында танышырга һәм шулай ук, +7 (347) 222-46-16 телефонына шатлтыратып консультация алырга мөмкин.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас