Икътисад
2 декабрь 2022, 07:44

Капиталь ремонт та артачак...

2023 елда капиталь ремонт өчен дә хаклар арту көтелә. Монысы өчен инде 20 процентка кыйммәтрәк түли башлавыбыз мөмкин.

Капиталь ремонт та артачак...Капиталь ремонт та артачак...
Капиталь ремонт та артачак...

2023 елда капиталь ремонт өчен дә хаклар арту көтелә.

Монысы өчен инде 20 процентка кыйммәтрәк түли

башлавыбыз мөмкин.

 

   2023 елда Башкортстанда күп катлы йортларда гомум милеккә

капиталь ремонт ясау өчен билгеләнгән взнослар күләме 18-20

процентка артырга мөмкин. Моңа ярашлы проектны “Регоператор

капремонта” фонды БР Торак-коммуналь министрлыгы белән

берлектә әзерләгән.

   Документ әлегә республиканың министрлар кабинетында раслау

үтмәгән, шулай да хакларның артачагы инде хәл ителгән мәсьәлә.

Капиталь ремонт өчен түләүләр бүген дә арзан түгел. Мәсәлән,

фатирлары 6 катка кадәр булган йортларда яшәүчеләр өчен взнос

бер квадратлар өчен – 7,46 сум, ә 6 каттан биек йортта яшәүчеләр

өчен 8,1 сум тәшкил итә. Моннан ары инде взнос 8,9 һәм 9,7 сумга

күтәрелергә мөмкин. Мәсәлән, бүгенгә кадәр 50 квадрат метр

мәйданлы фатирда яшәүчеләр 373 сум (6 каттан югары йортларда

– 405 сум) түләп килгән булса, киләчәктә аларга 445 (485) сум

түләргә туры киләчәк.

   БР парламенты вице-премьеры Рөстәм Әхмәдинуров

тарифларны берьюлы 20 процентка күтәрү идеясен

тәнкыйтьләп чыкты. “Бу – артык һәм кискен хак күтәрү,

хәтта инфляция дәрәҗәсеннән дә артып китә”,- диде ул.

Фото: regoperatory.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас