

Бизнес-омбудсмен Флүр Әсәдуллин Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчеләре белән видеоконференция режимында очрашу үткәрде.
Анда эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча уртак эшчәнлек турында фикер алыштылар. Шулай ук бизнес-омбудсмен вәкилләре агымдагы елның ноябрендә муниципаль берәмлекләрдә эшкуарларның кабул итүләре һәм консультацияләре турында хисап тотты.
“Иҗтимагый ярдәмчеләр республиканың һәр муниципалитетында эшли. Бу – бизнесны үстерү буенча үз күзаллавы булган актив һәм битараф булмаган эшкуарлар. Гадәттә, алар үз районнарында һәм шәһәрләрендә җәмәгатьчелек фикере лидерлары булып тора, эшкуарлар аларны белә, аларның сүзләренә колак сала. Аларның барысының да эшкуарлар проблемаларын хәл итү, мәнфәгатьләрен яклау буенча зур тәҗрибәсе бар”, – диде Флүр Әсәдуллин.
Бизнес-омбудсмен әйтүенчә, әле шәһәр һәм районнарда 76 иҗтимагый ярдәмче эшли. 2022 елның ноябрендә алар бизнесны яклау мәсьәләләре буенча 300дән артык кабул итү һәм консультация үткәргән.