Икътисад
29 ноябрь 2022, 08:58

Актив катнаштык!

   Башкортстанлылар, “#БумБатл” бөтенрусия акциясендә актив катнашып, 16 тонна макулатура тапшырган.

Актив катнаштык!Актив катнаштык!
Актив катнаштык!

   Башкортстанлылар, “#БумБатл” бөтенрусия акциясендә актив катнашып, 16 тонна макулатура тапшырган.

   16,8 тонна кәгазьне һәм картон чималын  тапшыру эше Русия президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Экология” милли проекты кысаларында барган. Акция 15 сентябрьдән алып 22 ноябрьгә кадәр дәвам иткән. Үткән елда республика халкы 7,6 тонна гына кәгазъ тапшырган булса, быел бу күрсәткеч ике тапкырдан да артып киткән.

   Иң күп макулатура тапшыручылар арасында – Уфа дәүләт авиация университеты (УУНиТ) студентлары һәм преподавательләре. Алар 4370 кг. кәгазь тапшырган. Икенче урында Ишембайның 12 санлы лицее, өченче урында – Янгантау урта мәктәбе.

Фото: mk.ru/moscow

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас