Барлык яңалыклар
Икътисад
18 ноябрь , 10:36

План “Б”

Аны кулланырга туры килмәс, дип ышанасы килә...

https://vk.com
https://vk.com

Дөньялар тыныч түгел, шуңа икътисадтагы хәлләр дә әле теге якка, әле бу якка авышырга мөмкин.

17 ноябрьдә парламент утырышында республиканың финанслар министры Лира Игътисамова алдагы өч елга бюджет проекты белән таныштырды. ЛДПРдан депутат Павел Завадич, әгәр федераль үзәктән акчалар, ният ителгәнгә караганда кимесә, шул очракка “Б планы” бармы дип кызыксынды.

Лира Игътисамова бу сорауга җавап итеп, республика “запас акча” салып куя, дип аңлатты. Алда торган финанс елга шартлы рәвештә расланган керемнәр бюджет чыгымнарыннан 2,5-5 процентка күбрәк булыр дигән ышаныч белән исәпләнә. Һәм менә шул өлеш “хәвефсезлек мендәре” булып тора.

“Әгәр икътисади хәл мөшкелләнсә (алай булмас дип өмет итәбез), төзелеш эшләрен кичектереп торып, акчаларны социаль тармакка юнәлтәчәкбез. Чөнки безнең өчен иң мөһиме – хезмәт хакларын һәм бар төр социаль ярдәмне вакытында түләү”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, республиканың “Б планы” бар. Ләкин аны кулланырга туры килмәсен иде, ди Лира Игътисамова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в