Барлык яңалыклар
Икътисад
18 ноябрь , 14:29

Мисыр белән товар әйләнеше арткан

2022 елның гыйнвар-сентябрендә Мисыр белән товар әйләнеше узган елның шул ук чорын белән чагыштырганда 74 процентка арткан. Шул ук вакытта товар әйләнеше башлыча экспорт товарлары белән тәкъдим ителгән иде, алар исә 80,4 процентка арткан.  Бу хакта РФ Сәүдә палатасының Мисырдагы  вәкиле Николай Асланов катнашлыгында үткән “Час с Торгпредом” онлайн –киңәшмәдә билгеле булды.

–Соңгы елларда без Мисыр белән тышкы сәүдә әйләнешен үстерәбез. Әгәр 2021 елда товар әйләнеше үсеше 25 процент тирәсе тәшкил итсә, 2022 елның 9 ае эчендә  товар әйләнеше 75 процентка диярлек артуын күзәтәбез, башлыча бу экспорт, – диде БРның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгрес эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Киңәшмәдә тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгрес эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Экспортка ярдәмитү үзәге вәкилләре, шулай ук Башкортстаннан  нефть һәм химия сәнәгатендә, азк-төлек продукциясе, хезмәтләр өлкәсендә, җитештерү эшчәнлегендә эшләүче 20ләп предприятие катнашты.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в