Барлык яңалыклар
Икътисад
18 ноябрь , 11:18

Эшкуарлыкка финанс ярдәм оештырыла

17 ноябрьдә премьер-министр Андрей Назаров Республика  Йортында төбәк хөкүмәтенең икътисади блогы җитәкчелеге белән “Инвестицион сәгать” форматында киңәшмә үткәрде. Көн кадагында “МСП Корпорациясе” (МСП – кече һәм урта эшкуарлык. – Авт.) акционерлык җәмгыяте чыганакларын эшкуарлык эшчәнлегенә, ашламалар җитештерү буенча ике завод төзелешенә, “Нугай паркы” Рекреацион-сәламәтләндерү ял үзәге, шулай ук күмәртәләп-бүлү үзәге төзелешенә җәлеп итү.

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов төбәктә “МСП Корпорациясе” (МСП – кече һәм урта эшкуарлык. – Авт.) акционерлык җәмгыяте чыганакларын җәлеп итү нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, “Корпорация МСП” Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә кече һәм урта эшкуарлык субъктларына ташламалы кредитлар бирүнең яңа программасын эшләтеп җибәргән. Шул сәбәпле кече һәм урта бизнес инвестицион  максатларга  2,5-4,0%  процентка ташламалы финанслау ала алган. Бүгенге көндә эшкуарлык һәм туризм министрлыгында ташламалы кредитлау программасы  турында  киң мәгълүмат тарату оештырылган.   

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в