Барлык яңалыклар
Икътисад
15 ноябрь , 16:15

Калдыксыз производство эшләтеп җибәргәннәр

Калдыксыз производство эшләтеп җибәргәннәр
Калдыксыз производство эшләтеп җибәргәннәр

«Уфа» индустриаль паркы резиденты калдыксыз производство эшләтеп җибәргән.

«Уфа» индустриаль паркы резиденты - мебель җитештерүче «Боярд» компаниясе калдыксыз җитештерү системасын эшләтеп җибәреп, җитештерүне тагын да арттырган. Әлеге инициативаны тормышка ашыру өчен компания барлык экологик стандартларга җавап бирә торган югары технологияле Русия корылмаларын сатып алган.

Хәзерге вакытта предприятие үз производствосы калдыкларын төрле комплектлау һәм мебель кисәкләренә әверелдереп эшкәртергә уйлый. Әмма резидент тиздән производствоны киңәйтергә уйлый. Ул үзенекен генә түгел, ә башка мебель җитештерүче предприятиеләре калдыкларын да эшкәртә алачак, бу исә экологик яктан чиста җитештерү тенденцияләрен актив кертүгә тәэсир итәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас в