Барлык яңалыклар
Икътисад
14 ноябрь , 16:03

10 мең эш урыны барлыкка киләчәк

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров  җитәкчелегендә үткән оператив киңәшмәдә социаль-икътисади үсеш территорияләре эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Андрей Назаров әйтүенчә, республикада алда баручы 5 социаль-икътисади үсеш территорияләре төзелгән. Алар: “Бәләбәй”, “Күмертау”, “Белорет”, “Благовещен” һәм “Нефтекама”. Бу – ил төбәкләре арасында иң зур сан.

“Башкортстан – резидентлар җәлеп итү саны буенча лидер. Быел гына 28 резидент үз проектларын тормышка ашыра башлады. Салынган акчалар күләме 14 миллиард сумнан артып китәчәк, 2,7 меңнән күбрәк эш урыны булдырылачак. Гомумән, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру кысаларында резидентлар 52 миллиард сум тирәсе инвестиция җәлеп итәр һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырылыр дип планлаштырыла”, – диде Премьер-министр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в