Барлык яңалыклар
Икътисад
12 ноябрь , 16:55

Азия төбәкләре белән элемтәләр арта

Уфа белән Индонезия арасында туры авиа элемтә мәсьәләсе каралды.

Азия төбәкләре белән элемтәләр арта
Азия төбәкләре белән элемтәләр арта

Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаровның Индонезия Республикасы эшче төркеме делегациясе белән очрашуы булып узды.

Яклар сәнәгать, сәүдә-икътисади, мәдәни һәм фәнни хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләште. Андрей Назаров белдергәнчә, Башкортстан белән Индонезия арасында ике яклы хезмәттәшлек күптән урнаштырылган. Моңа кадәр дә Индонезия рәсми вәкилләре республикага берничә тапкыр килгән иде.

Хөкүмәт рәисе искә төшергәнчә, 2018 елда Башкортстан ШОС һәм БРИКС илләре кече бизнесы форумы кысаларында Көнбатыш Ява провинциясе губернаторы җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

- Тышкы икътисади эшчәнлек географиясен бездә 112 ил тәкъдим итә. 8 ай эчендә республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 3 миллиард доллардан артып китте. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 20 процентка югарырак. Без Ислам илләре белән икътисади мөнәсәбәтләрне арттыру ягында. Ел саен алар белән товар әйләнеше дә арта бара. Мисал өчен 2021 елда ул 352 миллион доллардан артты. Бу санны 2019 елдагы белән чагыштырганда, мөселман илләре белән экспорт күләме ике тапкырга артты. Индонезия белән дә икътисади хезмәттәшлекне үстерәбез. Беренче яртыеллык күрсәткечләре буенча безнең тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллион долларга җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда70 процентка күбрәк,- диде Андрей Назаров.

 Андрей Назаров хөрмәтле кунакларга Башкортстан сувенирлары һәм милли бүләкләр тапшырды. Хөкүмәт рәисе ​​Индонезия белән алдагы көннәрдә дә уртак проектларны тормышка ашыруга чакырды һәм партерларны Уфа шәһәренең 450 еллыгын бәйрәм итүгә чакырып “сез иң көтелгән һәм хөрмәтле кунаклар булачаксыз”, -диде.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас в