Барлык яңалыклар
Икътисад
9 ноябрь , 14:30

Үзмәшгульләр саны арта

Димәк, салым да күбрәк түләнгән.

Үзмәшгульләр саны арта
Үзмәшгульләр саны арта

Башкортстанда үзмәшгульләр саны агымдагы ел башы белән  чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан.

- Республикада бизнес алып баруның уңайлы шартлары һәм салым түләүнең гадиләштерелгән механизмы үзмәшгульләр санының агымдагы ел башы белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 2022 елның 1 ноябренә оператив мегълуматлар буенча, Башкортстан Республикасының консолидацияле бюджетына 226 млн.сум салым кергән, бу 2021 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,8 тапкырга күбрәк, - дип билгеләде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – БР Финанс министры Лира Игтисамова.

Салым түләүчеләрнең профессиональ керемгә суммар кереме 20 млрд сум чамасы тәшкил иткән. 27 млн чек бирелгән.

Башкортостан Республикасында  керемгә салым кулланыла торган эшкуарлык эшчәнлегенең иң популяр төрләре: төзелеш, водительләр хезмәте, пассажирлар ташу, маркетинг-реклама, үзләре  җитештергән продукция белән сәүдә итү, маникюр-педикюр, чәчтараш хезмәтләре, йөкләр ташу.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас в