Барлык яңалыклар
Икътисад
8 ноябрь , 14:39

Тикшеренүдә катнашырга чакыралар

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык НАФИ аналитика үзәге белән берлектә  Русиядә яшьләр эшкуарлыгы үзенчәлекләренә кагылышлы тикшеренү үткәрә. Анда 35 яшькә кадәрге эшкуарлар  гына түгел, үз эшләреначарга теләүче яшьләр дә,  студентлар да, мәктәп укучылары да катнаша ала. Анкета 20 сораудан тора, сылтама аша үтеп аларга җавап биреп була.

–Нинди дә булса өлкәдә тикшеренүләр мөһим.  Алар гражданнарны борчыган проблемаларны ачыклар өчен тиешле корал бирә. Башкортстан яшьләр сәясәте өлкәсендә  дә бу мөһим сорау. Росмолодежь анкетасында   төбәкләр буенча бүленеш бар, шуңа күрә без республикага кагылышлы  җентекле мәгълүмат ала алабыз, – дип сөйләде БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.  

Тикшеренү эшкуарлык өлкәсенең яшьләр өчен күркәм якларын ачыкларга һәм үз эшеңне ачырга теләк белдерүчеләр өчен төп киртәләрне билгеләргә булышачак. Тикшеренү нәтиҗәсе булып Русиядә яшьләр эшкуарлыгы үзенчәлекләрен тасвирлаучы чек-лист булачак.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас в