Барлык яңалыклар
Икътисад
8 ноябрь , 10:06

Басуларда әле эш төгәлләнмәде

Көнбагыш уңышы ничек?  

Басуларда әле эш төгәлләнмәде
Басуларда әле эш төгәлләнмәде

Көнбагыш уңышы ничек?

 

Башкортстан басуларында көнбагыш җыю эше дәвам итә. Бүгенгә 218 мең гектар мәйданда бу культура сугып алынган, чәчүлек җирләренең 72 процентында эшләр төгәлләнгән. Гектарыннан уртача 15, 4 центнер уңыш алына. Бу хакта төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итәләр.

Узган елда гектарыннан уртача уңыш 12 центнер алганбыз. Димәк, быел “майлы” ел дип әйтерлек нигез бар.

Стәрлетамак уңганнары иң югары - 33 мең тонна уңыш алуга ирешкән. Әлшәй, Мәләвез районнарында да уңыш мул –  29 һәм 28 мең тонна туры килә. 

Алай да, югары уңыш алу буенча Авыргазы һәм Кырмыскалы районнарына җитүчеләр юк, биредә һәр гектардан 23әр центнер алалар.

Русиядә үсемлек мае җитештерү буенча Башкортстан беренче унлыкка керә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, безнең ике май сыгу заводы 326 мең тонна продукция җитештергән.

 

 

Басуларда әле эш төгәлләнмәде
Басуларда әле эш төгәлләнмәде
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в