

Тугыз айга нәтиҗә ясалды.
2022 елның гыйнвар-сентябрь айлары нәтиҗәсе буенча, Башкортстанның сәнәгать индексы, Русия һәм Идел буе федераль округы күрсәткечләрен узып, 103,1 процентка җиткән.
Мондый алга китешнең төп драйверы сәнәгать җитештерүенең өч секторын үстерү булды: чимал җитештерүдә - 122,5, эшкәртүдә - 100,6, энергетикада - 101,1 процент.
- Быел, гыйнвар аеннан сентябрь аена кадәр ил өчен катлаулы икътисади күрсәткечнең уңай динамикасы икътисадның федераль программаларында республиканың актив катнашуы һәм урыннарда эшләнгән җитди инициативалар нәтиҗәсе, - дип билгеләде сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
- Бүген республикада 1,5 миллиард сумнан артык хакка сәнәгатькә ярдәм күрсәтүнең 9 чарасы гамәлгә ашырыла. Башкортстан Республикасы Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча дәүләт ярдәменең шактый өлеше күрсәтелә. Бу - 26 финанслау программасы дигән сүз.
Шулай ук чимал һәм җиһазлар сатып алуга, урман сәнәгатьчеләренә материаллар һәм техника алуга чыгымнарны субсидияләү дә республика ярдәменең мөһим өлеше булып кала, - дип аңлатты Александр Шельдяев.