Барлык яңалыклар
Икътисад
2 ноябрь , 18:42

Икътисад

Ватандашлар берләшетерелә.

Икътисад
Икътисад

Ватандашлар берләшетерелә.

 

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Икътисади хезмәттәшлек: Русия ватандашлары һәм төбәкләре. Вакыт таләпләренә җавап биреп" конференциясе кысаларында оештырылган "Русия төбәкләре һәм ватандашлары: сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне тирәнәйтү" пленар дискуссиясендә чыгыш ясады.

Аның асылында шул ята – Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан ватандашларның бизнес реестры төзеләчәк.

Премьер-министр билгеләвенчә, 30 миллионнан артык Русия кешеләре дөньяның барлык кыйтгаларына сибелгән, шунда яши.

Ерактагы якташлар Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Төркия, Белоруссия һәм башка бик күп чит илләрне үз иткән. Шуны исәпкә алып, Русиягә каршы белдерелгән санкция чикләүләрен бетерү максатында "халык" дипломатиясенең бар мөмкинлекләрен булдыра алган кадәре киңрәк маштабта файдаланырга кирәк.

 

Казахстан, әйтик, Башкортстанның исә иң зур тышкы сәүдә партнеры. Монда иң зур башкорт диаспорасы яши, ул Казахстан вәкиле белән даими эшчәнлектә. Диаспора ярдәме белән узган ел республикага күптармаклы бизнес-миссия оештырылды. Нәтиҗәдә, берничә уңышлы килешү төзелде.

 

Төркиядә башкорт җәмгыятьләре һәрвакыттагыча көчле. Узган айда, Төркия белән республика арасында 150гә якын бизнес-миссия оештырылган.

 

Премьер-министр билгеләп үтүенчә, әлегә Башкортстанда чит илләрдә яшәүче якташларыбыз белән хезмәттәшлеккә ярдәм булдыру максатында өстәмә икътисади пакетлар төзелә. Беренчедән, ул Башкортстан диаспоралары эшкуарларның активлыгын стимуллаштыруны үз эченә ала. Икенчедән, мондый ярдәм бизнес-диалог төзү өчен халыкара платформа булдыруны күз уңында тота. Өченчедән, биредә интеграцион эшлекле структуралар яки советлар булдыру каралган.

Фото: jour-control.ru

 

Икътисад
Икътисад
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в