

Нәтиҗә ясалды. Иген кайда саклана?
«Россия» мультимедия матбугат үзәгендә Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов матбугат конференциясе уздырды. Конференциядә авыл хуҗалыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
– Чираттагы авыл хуҗалыгы җитештерү чоры тәмамланып килә. Бу ел “бөртекле” һәм “майлы” булды. Әмма чөгендер белән кукуруз өчен бик уңышлы булмады, - диде министр. – Бөртеклеләрдән мондый уңышны 1986 елдан соң беренчегә 5,2 млн. тонна җыеп алдык.
Майлы культуралар буенча, якынча, 600 мең тонна, чөгендер буенча – 1,3 млн. тонна уңыш булыр дип ышанабыз.
Мин быел былтыргы корылык югалтуларын каплатып кына калмый, елны “плүс” белән тәмамларбыз дип ышанам.
Быел бу кадәр уңыш алуыбызның сере нидә?
Беренчедән, бу - генетика уңышлары. Бездә бүген 10% артыграк элиталы һәм суперэлиталы орлык кулланыла.
Икенчедән, минераль ашламалар. Быел аларны 94 мең тонна керттек.
Өченчедән, техника яңартылды, шул сәбәпле агротехник чаралар вакытында эшләнде.
Илшат Фазрахманов журналистларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде.
– Уңыш рекордлы булды. Аны саклар урын бармы? Бүген бездә бу мөмкинлекләр ни күләмдә?
– Республикада соңгы елларда иген һәм майлы культуралар саклау өчен өстәмә мөмкинлекләр төзү кирәклеге булмады. Чөнки 2 млн. тонна элеваторларга сыя, 2 млн. тонна авыл хуҗалыгы предприятиеләре келәтләрендә саклана, 4 млн. тонна җитә иде.
Ә бүген бездә 5 млн. тонна.
Хәлдән чыгабыз, ашлыкны амбарларга һәм келәтләргә тутырабыз, хуҗалыклар мал асраучы шәхси хуҗалыкларга сата. Ашлык бәясе зур булмаса да, сату әйбәт бара.
Бу ел безгә ашлык киптерү, эшкәртү, саклау өчен өстәмә урыннар булдыру мәшәкатен тудырды. Әлеге вакытта Белоруссиянең «Амкодор» компаниясе белән берлектә ашлык киптерү, эшкәртү, саклау өчен мөмкинлекләр тудырыр завод төзелә. Киләсе елга без бу мөкинлекләрне, ким дигәндә, 5 млн. тонналык итәргә телибез.
– Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең мобилизацияләнүе турында мәгълүматлары бармы? Аларны мобилизацияләү уңыш җыюда үзен сиздердеме, бу юнәлешкә ярдәм итү чаралары булдымы? Хезмәткәрләренә мобилизациядән бронь бирелүче АПК оешмалары бармы, күпме алар, ничә кеше?
– Беренчел исемлектә мобилизацияләнүчеләр 700 кеше иде. Бер өлеше китте. Бер өлеше: бер генә имза кую хокукына ия, бухгалтерияне алып баручы, килешүләр төзүче ШЭ һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл хуҗалыгында һәм азык-төлек сәнәгатендә эшләүче белгечләр калды.
Безгә оешмаларның гомум штатыннан 26 процент бронь бирергә рөхсәт иттеләр. Бу - алмаш булмаган белгечләр. Аерым очракларда министрлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен мобилизацияләү мәсьәләсен военкоматлар белән шәхси хәл ите. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләре теләп китәргә җыенган очраклар да булды.
Тармак әлегә мобилизация йогынтысын артык нык сизмәде. Чөнки коронавирус пандемиясе чорында ук кадрлар резервы булдырылган иде.
– Киләсе елга безнең орлык һәм ашламалар бармы?
– Орлык һәм ашламалар белән без ике елга тәэмин ителгәнбез. Бу якынча 300 мең тонна орлык салынган дигән сүз.
Майлы һәм тамыразык культуралар өчен гибридлар республикада чыгарылмый. Бездә әле ул аз җитештерелә. Әмма бу эш илдә – Краснодарда, Ставропольдә, Воронежда, Белгородта, Липецкта алып барыла. Шуңа күрә орлык бар. Элиталы һәм супер элиталы олрыкларны сатып алырга субсидияләр дә саклана. Республикада минераль ашламалар күпләп җитештерелә, җитешсезлек булмас. Безнең үзебездә биоашламалар җитештерелә. Бүген аларның бәясе 1,5 ай элекке хаклар белән чагыштырганда түбәнрәк.
– Импортка бәйлелек зурмы?
– Бүгенгә без җитәрлек күләмдә чит ил техникасы сатып алып куйдык. Әмма запас частьләр буенча бәйлелек туган иде, параллель рәвештә республикада төзекләндерү-хезмәтләндерү оешмаларын булдыра килдек.
Алар чит ил техникасы өчен 2 меңнән артык төр запас частьләр ясый. Нәтиҗә буларак, без бүген расходка чыгучы материаллар белән тәэмин ителгәнбез, бер өлешен үзебез ясыйбыз, бер өлешен параллель импорт аша сатып алабыз.
Министр көзге басу эшләре, уҗым чәчү, көнбагыш үстерү мәйданнарының күпмегә арттырылуы, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү барышы һ.б сорауларга җавап бирде.